Транспондер
Хәзерге вакытта юл йөрү өчен сайтта автомобильнең дәүләт номеры буенча һәм банкларда исәп-хисап счеты аша түләргә мөмкин.
Нәрсә ул транспондер?
Транспондер, машина йөртүчеләрдән түләү ала торган «Ирекле агым» кысаларыннан узып, артык мәшәкатьләрсез генә тиз арада юл хакын түләү мөмкинлеген бирә торган махсус санау җайланмасы булып тора.
Һәр җайланманың уникаль шәхси счеты һәм PAN-номеры бар, аны, түләү кысалары астыннан узганда, антенна «укый».
Транспондер җиңел автомобильдә арткы күренеш көзгесе артындагы алгы пыялага урнаштырыла. Ул махсус ябыштыргыч яки тоткыч ярдәмендә беркетелергә мөмкин.
Йөк автомобильләрендә транспондерны җил пыяласының аскы өлешенә, пыяла чистарткычлар артына урнаштырырга кирәк.
Транспондерны урнаштырганда:
- Җилем җайланманы тыгыз итеп беркетә алсын өчен, пыяланы пычрактан чистартыгыз, киптерегез һәм майсызландырыгыз.
- Саклагыч пленканы җайланмадан алыгыз һәм ябыштыргыч нигезне якынча 5-10 секундка пыяла белән кысып тотыгыз.
Транспондерны урнаштыру процессының җентекле тасвирламасын сез һәр җайланма комплектациясенә кергән аңлатмалыктан табарсыз.