ТҮЛӘҮ СИСТЕМАСЫ ТУРЫНДА

Хөрмәтле юлчы!

Вознесение трактының түләүле участогыннан барган өчен «Uniteller» компаниясенең түләү сервисы аша банк картасы ярдәмендә онлайн түли аласыз. Заказ расланганнан соң, Сез саклана торган «Uniteller» түләү битенә күчереләчәксез, анда заказга түләү өчен мәгълүматлар кертергә кирәк булачак. Түләүне уңышлы башкарганнан соң, түләү рәвешендә күрсәтелгән электрон почтага заказ турында мәгълүмат һәм башкарылган түләү буенча мәгълүматлар белән электрон чек җибәреләчәк.

Куркынычсызлык гарантияләре

«Uniteller» процессингының куркынычсызлыгы PCI DSS түләү карталары индустриясенең куркынычсызлык стандарты сертификаты белән расланган. Сервисның ышанычлылыгы мошенниклык операцияләрен мониторинглауның интеллектуаль системасы, шулай ук 3D Secure – интернет-түләүләрнең заманча куркынычсызлык технологиясен куллану юлы белән тәэмин ителә.

Сезнең картадан алынган мәгълүматлар махсус саклана торган түләү битенә кертелә. Мәгълүматны «Uniteller» процессинг компаниясенә тапшыру TLS шифрлаштыру технологиясен кулланып башкарыла. Алга таба мәгълүмат иң югары ышанычлылык дәрәҗәсенә ия булган ябык банк каналлары аша тапшырыла.

«Uniteller» Сезнең карта мәгълүматларын кибеткә һәм башка өченче затларга бирми!

Картагыз түләүне гамәлгә ашыру өчен 3D Secure технологиясен куллана ала икән, Сезгә банк-эмитент (картагызны чыгарган банк) аша кулланучыга карата өстәмә тикшерүне узарга кирәк булачак. Моның өчен Сез картаны биргән банк битенә юнәлдереләчәксез. Тикшерү төре банкка бәйле. Кагыйдә буларак, бу SMS аша җибәрелә торган өстәмә пароль, үзгәрүчән кодлар картасы яки башка ысуллар булырга мөмкин.

Кире кайтару

Түләү хата белән башкарылган очракта help@vtkazan.ru электрон почтасы аша элемтәгә керүегезне сорыйбыз

Хәбәрдә түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк:

  1. Автомобильнең дәүләт теркәү номеры
  2. Сәфәрнең датасы һәм вакыты
  3. Сезнең фамилиягез, исемегез һәм атагызның исеме
  4. Элемтә өчен телефон номеры

Акчаны кире кайтару турында гаризаны карау вакыты 30 көнгә кадәр тәшкил итә. Акча түләү башкарылган шул ук банк картасына кайтарыла. Акчаны картага кире кайтару, банк картасын чыгарган Банкка бәйле рәвештә, 5-30 банк көнендә гамәлгә ашырыла.

Юл хакын түләгәндә игътибарлы булыгыз!