ЮЛДА ЯРДӘМ (авария комиссарлары хезмәте)
Авария комиссарлары хезмәтен
Юл-транспорт һәлакәте яки юлдагы гадәттән тыш хәлләр вакытында Сезнең гамәлләр:
1. Мөмкинлек булса, юл читенә чыгарга кирәк.
2. Авария сигнализациясен кабызыгыз һәм авария тукталышы билгесен куегыз, шул ук вакытта һәрвакытта да йөзегез белән каршыга килүче машиналарга таба торыгыз.
3. Мөмкинлек булса, барьер коймасы артына чыгыгыз.
4. Авария комиссарлары хезмәтен чакырту өчен 0216 номерына шалтыратыгыз.
5. Шалтыратканда операторга чакыруның сәбәбен һәм кайда булуыгызны хәбәр итегез.
6. Ярдәм килүен көтегез.
Авария комиссарлары хезмәте Сезгә түбәндәге хәлләрдә ярдәм итәр:
1. Юл-транспорт һәлакәте булганда.
2. Автомобиль төзек булмыйча, техник ярдәм күрсәтү таләп ителсә.
3. Ягулык өстәүгә бәйле рәвештә ярдәм кирәк булганда.
4. Медицина ярдәме таләп ителсә.
5. Автомобильне куркынычсыз урынга алып китәргә кирәк булса.
Хезмәт белгечләре юл-транспорт һәлакәте очрагында евроберкетмәне ничек итеп дөрес тутырырга яки эвакуатор чакыртырга икәнен әйтәчәк. Кирәк булганда, шулай ук, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәте кебек оператив һәм авария-коткару хезмәтләре белән дә элемтәгә керәчәк.
Авария комиссарлары хезмәте хезмәткәрләре даими рәвештә махсус әзерлек уза һәм юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә күпьеллык эш тәҗрибәсенә ия.
Авария комиссарлары автомобильләрендә һәрвакыт аптечка, домкрат, насос, инструментлар җыелмасы, двигательне эшләтеп җибәрү җайланмасы, трос, ягулык өчен канистра, янгын сүндергеч һәм башка кирәк-яраклар була.