Тарифлар
Юлга чыкканнан соң 5 көн эчендә түләргә кирәк, түләү сайтта
|
|
6:30–9:00
150 сум
17:00–19:30 |
9:00–17:00
90 сум
19:30–6:30 |
|
1 Класс - җиңел транспорт чаралары һәм мотоцикллар Биеклеге: 2 м га кадәр Күчәрләр саны: 2 (шул исәптән прицеп белән) |
||
|
|
150 сум | |
|
2 Класс — уртача транспорт чаралары Биеклеге: 2 — 2.6 метр Күчәрләр саны: 2 һәм аннан күбрәк (шул исәптән прицеп белән) |
||
|
|
250 сум | |
|
3 Класс — йөк транспорт чаралары, автобуслар Биеклеге: 2,6 метрдан Күчәрләр саны: 2 (шул исәптән прицеп белән) |
||
|
|
350 сум | |
|
4 Класс — йөк транспорт чаралары, автобуслар Биеклеге: 2,6 метрдан Күчәрләр саны: 3 һәм аннан күбрәк (шул исәптән прицеп белән) |
||
Вознесение тракты түләүле участогы буенча сайтта автомобильнең дәүләт номеры буенча һәм банкларда исәп-хисап счеты аша түләргә мөмкин. 2025 елның февраленнән транспондер буенча түләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Тарифлар 09.01.2025 № 05/ПД-ВТ боерыгы нигезендә гамәлдә була
ЮЛ БӘЯСЕН ТҮЛӘМӘГӘН ӨЧЕН ШТРАФ
«Ирекле агым» («Свободный поток») киртәләрсез түләү системасы белән түләүле юлдан барган өчен юл хакын сәфәрдән соң 5 тәүлек эчендә түләп бетерергә кирәк («Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» 257-ФЗ номерлы федераль закон). Әгәр түләү башкарылмаса, транспорт чарасы хуҗасы Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 5.9 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартыла. Әгәр карар кабул ителгән көннән алып 20 көн эчендә юл йөрү бурычын түләсәләр, штраф юкка чыгарылачак.
Җиңел автомобильләр өчен штраф суммасы – 1500 сум, йөк машиналары һәм автобуслар өчен – 5000 сум.
НОМЕР БИЛГЕЛӘРЕН ЯШЕРҮ
2024 елның 14 октябреннән яшерен (булмаган), укылмый торган яки үзгәртелгән дәүләт номеры белән йөргән өчен машина йөртү хокукыннан 1 елдан 1,5 елга кадәр мәхрүм итү рәвешендә җаваплылык каралган (14.10.2024 342-ФЗ Федераль законы).