ЮЛНЫҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Вознесение тракты – Казанда 8 км озынлыкта түләүле яңа автомобиль юлы. Юлның һәр ягында 3 полоса, җәяүлеләр өчен 2 җир асты һәм 2 җир өсте кичүе бар. Проект Татарстан Республикасы (концедент) һәм «Оптима-Технологии» ҖЧҖ (концессионер) арасында төзелгән Концессия килешүе кысаларында гамәлгә ашырыла.

Юл, инвестицияләрне җәлеп итеп, дәүләт-хосусый партнерлык шартларында төзелгән. Концессия килешүе шартлары нигезендә инвестор 24 ел дәвамында түләүле нигездә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлының проектын эшли, төзелешен тәэмин итә һәм алга таба эксплуатацияләүне гамәлгә ашыра, шуннан соң ул Татарстан Республикасы милкенә тапшырылачак.

Юлның өстенлекләре:

•    Җиңү проспектыннан М7 юлына кадәр 5 минут
•    Каршылыксыз юл
•    Рөхсәт ителгән иң зур тизлек 90 км/сәг
•    Юлда оператив ярдәм

Вознесение трактын төзү шәһәр халкы өчен зур әһәмияткә ия, чөнки Мамадыш трактын бушатырга мөмкинлек бирәчәк.

Магистральдә түләү алуның «Ирекле агым» («Свободный поток») инновацияле каршылыксыз системасы эшли. Ул, түләү өчен барьер киртәләре һәм тукталу зарурлыгы булмау хисабына, юл вакытын кыскарта.

Рамкаларда урнаштырылган камералар автомобильнең дәүләт номерын терки. Компьютер автомобиль классын таный һәм юл бәясен исәпләп чыгара. Алынган мәгълүмат нигезендә кулланучы сәфәрдән соң 5 көн эчендә сайт аша түләргә тиешле сумма формалаштырыла.

Юлның буеннан буена һава торышы һәм юлдагы вәзгыять турында актуаль мәгълүмат таблолары урнаштырылган.